Рәхим итегез!

1941 – 1945 елларда барган Бөек Ватан сугышы элеккеге Совет берлегендә яшәгән барча халыкларның тарихында мәңге сакланачак вакыйга. Сугыш илдә барлык гаиләләргә хәсрәт һәм кайгы алып килде, һәр кешенең тыныч тормышын артиллерия, истребительләр, сиреналар тавышы белән бозды.

1418 көн буена барган аяусыз көрәшнең Бөек Җиңү белән тәмамлануына 2020 елда 75 ел тула. Хатирәләребезне барлар, хәтеребезне ныгытыр чак.  «Гыйлем»  белем бирү порталы канаты астында ачылган «ХӘТЕР» проектына рәхим итегез!