Минем бабам

Һәр тибрәнү, һәр талпыну    

Бәйләнгән хәтер – җепкә,     

Хәтер – йомгак, чолгап килә

  Үткәнне киләчәккә.               

 Сөләйман

Без аны онытмыйбыз!

  Сугыш… Нинди дәһшәтле куркыныч сүз. Бу хәбәр барлык гаиләне дә тетрәндерде. Бөек Ватан сугышы тәмамланганына 70ел вакыт утсә дә, аның хәтирәләре күңелләргә тирән сеңеп кала. Язлар белән җиңү бәйрәмен билгеләп үткәндә бу вакытлар кабат искә төшә.

Минем бабаемның әтисе – Фазлыев Заһит Мирхәйдәр улы да сугыш ветераны була.

Җир җылысын буразнада бик иртә тоеп үсә Заһит. Беренче бишьеллыктан башлап һәрвакыт шәһәрләр, эре завод-фабрикалар крестьяннар һәм карусыз егет-кызлары җилкәсендә салынды, иң авыр эшләрне алар башкарды. 19 яшьлек игенче егеткә дә шундый “бәхет” татырга туры килә. Чуракай авыл Советы аны Магнитогорскига җибәрә. 1 елдан туган җиренә әйләнеп кайта.

Иске Сәфәрдә курсларда укып, тракторчы булып эшли. 1935 елны Чаллыда үзләштергән шофер һөнәре гомерлек юлдашына әверелә. Лаеклы ялга чыкканчы, 35 ел төрле машина йөртә. Шул дәвердә Җир шарын ничә тапкыр әйләнеп чыгарлык юл үтә, һәм бәхеткә, бернинди фаҗигале адым ясамый, аңа гел яшел ут янып тора.

Әгәр ул исән булса, февральдә аңа 104 яшь тулган булыр иде. Дәү бабаем 1941нче елның 23нче июнендә машинасы белән сугышка китә. 1939нчы елны Япон самурайларын тынычландыруда да катнашкан була. Шулай да бер машинасын имгәтә. Ләкин анысында да аның бер гаебе юк. Бу хәл фронтта 1944 елның декабрендә була. Машинасы белән минага эләгә. Хәрби хәстәханәдә ярасын төзәткәч, 20 көнгә авылына ялга кайтырга рөхсәт бирәләр. Бу инде солдат өчен иң зур бүләк була, әлбәттә.

Санитар часть белән машинада Берлин янына кадәр барып җитә. 1945нче елның маенда фашист өеренең узәгендә Рейхстаг стенасында уз имзасын калдыра. Җиңу көнен Берлинда каршылый.Ул “Батырлык өчен”,”Сугышчан хезмәтләре өчен”, “Мәскәүне саклаганы өчен” юбилей медальләре белән бүләкләнә.

Сугышның төрле авырлыкларын җиңеп,исән-сау туган ягына әйләнеп кайта. Лаеклы дигән сүз-аксакал өчен чагыштырма төшенчә. Хезмәт юлын авылда дәвам итә.   Киров исемендәге совхозда төрле маркадагы машиналарда йөри, лаеклы ялга чыккач та 2 ел автокранда, аннан соң 82 яшенә кадәр пекарняда слесарь-механик булып эшли.

Сугышчан бүләкләре өстенә Татарстанның атказанган механизаторы дигән мактаулы исемгә лаек була. Бүләккә “Запорожец” машинасы ала.

Дөньясы, гаиләсе өчен тыныч булганга ул шулай батырып эшли, кайгы-хәсрәт күрми. Чөнки хәләл җефете Разия ападан бик уңды. Бергә 62 ел тату гомер кичерәләр. Өч ул һәм бер кызны аякка бастырдылар.

1970нче елны лаеклы елга чыга.”Татарстанның атказанган механизаторы” дигән мактаулы исемгә лаек була.

Дәү бабаем 2005нче елны вафат булды.

Гүр иясе булганга 14 ел тулса да, дәү бабамның батырлыгын, тиңдәшсез хезмәтен балаларга һәм оныклары беркайчанда онытмабыз.

Безнең өчен куңелең тыныч булсын, дәү бабаем

Алинә Шәрифуллина язмасы.