Иҗат

Балалар – сугыш турында

 Инша юлларыннан

Айсинә Сәлахова, 15 яшь.

Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый.

Кем уйлаган… Матур, бәхетле, тыныч кына яшәгән илгә дә сугыш килер диеп… Кайберләрнең әтиләре, кайберләрнең ирләре, туганнары, дуслары туган җирләрен ташлап, фашист белән көрәшергә, үлем белән күзгә күз орашырга китте. Җитмәгән мени соң фашистларга үз җирләре? Күпме баланы ятим, хатыннарны тол калдырган. Сугышны комсызлык тудыра.  Адәм баласының комсызлыгы, җирне күбрәк үзләштерү өчен күрше өлешенә керергә, аның җирен яулап алырга мәҗбүр итә. Ә бер уйлап карасаң, сәбәпсез үлемнәр, кан коюлар – бар да шуннан бит.

Бүгенге тыныч, рәхәт тормышта яшәгәнебез өчен, без әби-бабаларыбызга бик зур рәхмәтле булырга тиешбез. Әгәр алар булмаса, гомерләрен куркыныч астына куеп сугышмасалар, без хәзер елмаеп йөри алыр идекме? Юк, әлбәттә. Аларның батырлыкларына атап шигырьләр, җырлар чыгарганнар. Үзебез дә ишетеп беләбез: безнең Җәлилчеләребез дә ни тора бит. Яшерен сугыш алып бару өчен, үзенә осталык кирәк.

Әйе… Үзебез бу чораларны үтмәгәч, безгә аңлавы авырдыр да мөгаен. Әмма әсәрләр ярдәмгә килә. Мәсәлән, Миргазыян Юнысның “Шәмдәлләрдә генә утлар яна” әсәренә күз салыйк. Әле яшьлекләре алда булган, хыяллар белән янып-көеп яшәгән ир-егетләрнең көл булуы, бу бик аянычлы.

Әйткәнемчә, әби-бабаларыбыз без яхшы тормышта яшәсен дип бик тырышканнар. Әмма хәзерге заман балаларының кайберләре, моны аңлап бетермиләр.Бу нидән күренә? Исемә бер вакыйга килеп төште: “Бер елны 9 май көнне, халык бәйрәмгә җыйналды. Урындыклар туп-тулы.  Мәктәп балалары утыра. Бер  ветеран медальләрен тагып Җиңү бәйрәменә килгән. Урын бирүче юк… Басып тора. Җаным бик әрнеде…” Шундый булырга мөмкинме соң инде? Күпләребез телевизор карый. Күргәннәре бар микән, яңалыкларда түбәндәге сүзләрне ишетергә мөмкин: “бер ветеранны кыйнаганнар”, “бер ветеран ачтан ята”, “бер ветеранның яшәр урыны юк, урамда яши” һ.б.

Без бик бурычлы алар каршында. Күкләребез аяз, көннәребез күңелле, тыныч үтә. Ә сәбәпчеләре – әби-бабайларыбыз.

Сөмбел Газизова, 13 яшь.

Беркем һәм бернәрсә дә онытылмас

Соңгы тапкыр кичә көлде дөнья,

Соңгы тапкыр кояш балкыды.

Таң атмады бүген, таң атмады, –

Алды җирне сугыш ялкыны.

     1941 нче ел… 22нче июнь… Көн тып-тыныч. Никтер кошлар да сайрамый.. Сәгать дүрт. Кинәт, гожелдәшеп, самолетлар оча башлыйлар, бер-бер артлы бомбалар төшә…Сугыш башлана, сугыш! Илебезне якларга  дип Россиянең һәр шәһәреннән, һәр авылыннан ирләр сугышка китәләр. Авылдагы бөтен эш бала-чагалар һәм хатын-кызлар өстенә төшә…

     Сугыш…Нинди дәһшәтле  һәм куркыныч сүз… күпме гомерләрне, күпме өметләрне өзгән сугыш… Балаларны ятим иткән, аналарның газиз балаларын тартып алган сугыш…Сөйгән ярларны аерган сугыш… Дөньяга әле яңа гына аяк баскан балалар аның матурлыгын да күрә алмыйча китеп баралар…

     Кешеләр йөрәгендә сугыш калдырган яралар һаман да сызлый. Сугыш турында, шул чорлар, сугыш афәтләре турында уйлаганда тамакка төер утыра, күзләр яшьләнә.

     Сугыш чорында фронтамы, тылдамы, яки әсирлектәме, үлүчеләр саны күз алдына китерә алмаслык дәрәҗәдә зур. Ләкин бу кешеләр – батырлар: алар үз илен, үз халкын яклап үлделәр. Аларга мәңгелек дан; алар һәрчак безнең күнелләребездә, безнең һәтеребездә булырлар.

     Беркем һәм бернәрсә дә онытылмас…

Резеда Мингазова, 15 лет.

Мои дедушка и бабушка на войне

Война. Сколько бед принесла, сколько жизни унесла она.
До войны они были самые обыкновенные мальчишки и девчонки. Учились, помогали взрослым, играли, прыгали-бегали.
Пришел час – каким огромным может стать маленькие детское сердце,когда разгорается священная любовь к Родине и ненависть к её врагам.
Мальчишки. Девчонки. На их хрупкие плечи легла тяжесть военных лет. Они сражались рядом со своими отцами и братьями.
Мой прадедушка Талипов Ялалетдин, родился 10 ноября 1925 года в деревне Апачево. 25 июля 1943 года 28 лет он уехал на войну. Около 4-5 месяцев был в запасной части в Германии. Осенью 1944 начал воевать. Ефрейтор встретил свою Победу а Берлине. 20 апреля того же года вернулся в родную деревню. Был награжден многими орденами и медалями.
После возращения работал а колхозе бригадиром.За доблестный труд награжден званием «Ветеран труда»